Янгын куркынычсызлыгы дәресләре кысаларында 29 апрельдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Без янгын сүндерүчеләр ярдәмчеләре» уен-ярышы узды.
Балалар янгын сүндерү хезмәтенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Тәрбияче Виктор Лифанов янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләде.
Элегрәк «Кайгырту» приютында тәрбияче Наталья Королева тәрбияләнүчеләр белән «Янгын сүндерүнең беренчел чаралары» темасына дәрес үткәргән иде.