«Өмет» үзәге психологы «Зәңгәр тасма» акциясен уздырды

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Зәңгәр тасма» акциясе үткәрде. Ул балаларга карата көч куллану проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Акциядә балигъ булмаганнар, ата-аналар, үзәк хезмәткәрләре, шулай ук Биектау районы халкы катнашты.

Акция кысаларында балалар белән шәхеснең кыйммәтен формалаштыруга һәм ышаныч күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр, ата-аналарның аңлы рәвештә ата-ана булуны формалаштыруга юнәлдерелгән лекторийлар, мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча күрсәтмә-агарту эшләре үткәрелде.

Мондый чаралар балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә итү куркынычын киметергә ярдәм итә, балаларга сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт кирәклеген искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International