«Кайгырту» комплекслы үзәгендә Куркынычсызлык мәктәбендә дәрес узды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында балалар өчен дәрес үткәрделәр.

Ләйсән Мәгъсүмова янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде. Дәрес визуаль һәм тактиль күрсәтмә материал кулланып үткәрелде. Бергә эвакуацияләү планын өйрәнделәр, янгын чыкканда төп гамәлләрне кабатладылар, шулай ук янгын чыккан очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә кабатладылар. Аннары практик өлеш булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International