Бөгелмәнең "Возрождение-Яңарыш" үзәгендә уен ысулы белән дәвалыйлар

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Бөгелмәдә урнашкан "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә уен терапиясе ысулы аеруча актив рәвештә кулланыла.  Белгечләр сүзләренә караганда, бала уен барышыннан канәгатьләнү хисен кичерә, шул ук вакытта үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, нормалар һәм үзеңне тоту кагыйдәләренә төшенә, яшьтәшләре белән аралаша.  Балаларның үзбәясе арта, ышаныч хисе барлыкка килә.
Тернәкләндерү үзәгендә исә күптән түгел яңа ликотека ысулы да куллана башлаганнар. Ул сәламәтлекләре аксау нәтиҗәсендә медицина һәм социаль-психологик ярдәмгә мохтаҗ балалар белән шөгыльләнгәндә файдаланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International