Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшле итүгә юнәлдерелгән чара уздырыла

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Иртәгә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшле итүгә юнәлдерелгән түгәрәк өстәл булып узачак. Темасы: "Инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм кулы сузу". Утырышта мәшгульлек хезмәте вәкилләре, эшсез гражданнар һәм эш бирүче оешмалар катнаша.
Чара барышында эш урыннары квоталаштыру, инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган хезмәт урыннары булдыру кебек сораулар тикшерер дип көтелә.
Чара 10.05 сәгатьтә 207 кабинетта уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International