«Гаилә» милли проекты кысаларында Тукай муниципаль районында «Актив озын гомерлелек» республика программасы гамәлгә ашырыла. Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормыш активлыгын арттыру максатында авыл мәдәният йортлары, китапханәләр базасында өлкәннәр белән дәресләр, түгәрәкләр оештырыла.
Бүген Күзкәй авылы мәдәният йортында скандинавия йөреше буенча сертификацияләнгән инструктор Галина Козырева сәламәт яшәү рәвеше нигезләре буенча дәрес уздырды.