Социаль өлкә белгечләрен көч кулланудан зыян күргән балаларны яңача тернәкләндерергә өйрәтәчәкләр

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
18 ноябрьдән 20 ноябрьгә чаклы "Балаларга мәхәббәт белән" хәйрия программасы кысаларында Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге җирлегендә "Балалар һәм ата-аналар арасында мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү. Балалар белән рәхимсез кылануны киметү" темасы буенча 3 көн дәвамында укулар оештырыла.
Әлеге семинарны
Amway компаниясе һәм Мәскәү дәүләт психология һәм педагогика университеты оештыра. Чарада социаль өлкәдә тир түгүче 40лап белгеч катнашачак.
Билгеләп үтик, әлеге чара көч кулланудан зыян күргән балаларны яңа ысуллар белән тернәкләндерүгә багышланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International