Яр Чаллының "Ышаныч" үзәге - республика социаль проектлар конкурсы җиңүчесе

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәгенең "Яшь күңелне картлык куркытмый" озак яшәү актив мәктәбе" дип исемләнгән социаль проекты "Иҗтимагый инициатива-2013" республика социаль проектлар конкурсының "Көмеш яшь" номинациясендә  җиңүче дип танылды. Конкурс комиссиясе карары нигезендә әлеге проектка 20 мең сум грант бирелде.
Аның эчтәлегенә килгәндә, ул өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль-медицина һәм социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү юлы белән сәламәтлеген саклау һәм гомерләрен озайтуга юнәлдерелгән.
Оештыручылар билгеләвенчә, һәр ике атна 10 пенсионердан торган төркем сәламәтләндерә торган һәм социаль-мәдәни чараларда катнашачак. Аеруча өлкәннәрне скандинав йөреше буенча шөгыльләнергә этәрүгә  басым ясалачак. Ә грант исә скандинав йөрешенә кирәкле инвентарь алырга сарыф ителәчәк.
Әлеге проект кысаларында 2013 нче ел азагына чаклы үзәктә әлеге юнәлеш буенча әзерлек эшләре алып барылачак, Төп чаралар 2014 нче елның гыйнварыннан тормышка ашырыла башлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International