Игътибар үзәгендә – гаилә

2025 елның 11 апреле, җомга

Гаилә иминлеге «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында социаль ятимлекне кисәтү эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора.

Гадәттәгечә, ведомствоара хезмәттәшлек һәм гаилә проблемаларын хәл итү буенча Зәй муниципаль районы профилактика системасының барлык органнары эшчәнлеген активлаштыру кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» автоматлаштырылган системасында эшләү буенча укыту семинарлары үткәрәләр.

Чираттагы семинар-практикум 10 апрельдә булды. Чарада шәһәр һәм район мәктәпләре һәм балалар бакчалары вәкилләре, муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы әгъзалары, төрле профилактика субъектлары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Очрашу кысаларында «Шатлык» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе тәҗрибәле белгечләре мәгълүмат алмашу регламенты, автоматлаштырылган система структурасы, мәгълүматны базага кертү алгоритмнары һәм критерийлары турында мәгълүмат бирделәр.

Катнашучылар сораулар бирә һәм яңа белемнәр ала алдылар, системада эшләү күнекмәләрен ныгыта һәм камилләштерә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International