«Гаилә» илкүләм проекты: быел медицина учреждениеләренә Теләче районының 1 100 авыл кешесен китерергә уйлыйлар

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә, профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үткәрү максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә илтү эше уңышлы дәвам итә. «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә өлкәннәр сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалана ала.

Чаралар район үзәк хастаханәсе администрациясе белән килештерелгән график буенча башкарыла. Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә 449 граждан китерелгән. 2025 елга план 1 100 кешене тәшкил итә.

Вакытында диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Шуның белән өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын һәм актив озын гомер чорын арттыру өчен шартлары тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International