«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы уздырдылар

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында педагоглар әниләр һәм балалар өчен мавыктыргыч спорт чарасы үткәрделәр.

Физик культура буенча инструкторлар Айсылу Сөләйманова һәм Ландыш Кирамова гадәти булмаган зарядка һәм күңелле эстафета оештырдылар. Чара гаиләләр арасында физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Чара азагында барлык катнашучыларга да грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International