"Оптима" ҖЧҖ әлмәтлеләргә вакансияләр тәкъдим итә

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Ижевск шәһәренең "Оптима" ҖЧҖ белән берлектә Эш бирүче көне уздырылды. Чарада эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук теләге булган һәркем катнаша алган. Аларга сатучы-белешмәче вакансияләре тәкъдим ителгән.
Һәркем бу көнне эш бирүченең анкеталарын тутырган. Аларны карап чыкканнан соң, оешма кандидатларны тагын бер тапкыр эшкә дәшәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International