Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Гаилә» проекты чараларын гамәлгә ашыра

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Йөкле хатын-кызлар көне һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Казанның Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы булачак әниләр өчен «Бала килгән балачак дөньясы» дигән психологик дәрес үткәрде. Чара 2 нче шәһәр поликлиникасының 2 нче хатын-кызлар консультациясендә узды.

Хатын-кызларга тренинг тәкъдим иттеләр, тыныч һәм шатлыклы халәтне саклауның мөһимлеге, тискәре мәгълүматны уңай мәгълүматка трансформацияләү кирәклеге турында сөйләделәр. Интерактив әңгәмәдә ата-аналар һәм әле тумаган бала арасындагы мөнәсәбәтләр темасына аерым игътибар бирелде.

Аннары катнашучылар гадәти булмаган бирем үтәделәр – үзләренең булачак балаларына хат яздылар, аңа карата нәрсә хис итүләрен тасвирладылар. Хатын-кызларның күбесе хатларын бик теләп башкаларга укыдылар.

Соңыннан психолог булачак әниләргә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе эшчәнлеге, күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. Булачак әниләр шулай ук тематик мәгълүмати буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International