Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт мобильлеген арттыру буенча чара уздыра

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башка җирлеккә күченеп китүче эшсез кешеләр өчен  эшкә урнашу мөмкинлеге тудыра. Әлеге гражданнарга кондуктор (х/хакы 10-20 мең),  хәрәкәт составын төзекләндерүче (15 мең), слесарь-электрик (15 мең), электр-газ белән эретеп ябыштыручы (15 мең), хезмәт урыннарын җыештыручы (8700), электр монтеры (15 мең), җыештыручы (8900) кебек эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим итәләр.
Белгечләр әйтүенчә, эш белән тәэмин итү үзәге күченеп китүчеләр өчен икенче эш урынына барып җитү юлына түләү, тәүлек расходлары, торак табып яшәү өчен 4900 сум күләмендә акча белән дә тәкъдим итә.
Башка җиргә күченергә теләге булган гражданнар Бызов урамы, 20 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар. Телефон:8(8555) 42-68-00, 42-61-43.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International