Балтач районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына китерү буенча «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чаралары район үзәк хастаханәсе һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре чара алдыннан пенсионерларга гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә.
Өлкәннәр район үзәк хастаханәсенә уңайлы китерүләре өчен рәхмәт белдерәләр. Мондый чаралар аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын бик җиңеләйтә.
Бүгенге көндә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 371 пенсионер катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.