Яшел Үзәндә психоневрологик интернатлар арасында турнир оештырылган

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Бүген Яшел Үзәндә урнашкан "Авангард"  спорт комплексында  психоневрологик интернатлар арасында мини-футбол буенча турнир үткәрелгән. Чараны Яшел Үзән психоневрологик интернаты оештырган. Беренче тапкыр интернатта тәрбияләнүчеләр генә түгел, хезмәткәрләр дә күңелле ярышта катнашканнар.
Турнирда  Яшел Үзән, Казан, Чистай, Кама Аланы һәм Алабугада урнашкан интернатларда тәрбияләнүчеләр катнашкан.    Һәр команда катнашучы дипломы, җиңүчеләр исә кубок белән бүләкләнгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International