Бөгелмә күчмә офисы чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәргән

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү күчмә офисы белгечләре 3 нче төзәтү изоляторында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәргәннәр. Тиздән иреккә чыгарылачак кешеләргә һөнәри мөмкинлекләрен билгеләргә ярдәм итүче тестлар уздырганнар. Ахырда тест нәтиҗәләрен аңлатып, киләчәктә нинди эшкә урнашу мөмкинлеге булу хакында тәфсилләп аңлатканнар.
Билгеләп үтик, агымдагы елда Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгенә  мондый төр учреждениеләрдән иреккә чыккан 35 кеше исәпкә куелган булган. Хисап вакыты дәвамында 32 кеше исә һөнәри юнәлеш бирүче чарада катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International