Казанның "Гаврош" үзәгендә яшүсмерләрне тернәкләндерү эшенең нечкәлекләре хакында фикер алышачаклар

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
26 ноябрьдә Казанның "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Яшүсмерләр эше буенча махсуслашкан учреждениеләр белән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәкләренең гаилә белән эшләүдә хезмәттәшлеге" темасына  түгәрәк өстәл узачак. Чарада әлеге приют белгечләре, халыкны социаль яклау идарәләре, Казан халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләре һәм "Гаилә" үзәге вәкилләре катнаша.
Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар  яшүсмерләрнең әйләнә-тирә мохите белән эшләү, аларны тернәкләндерү хакында фикер алышачаклар. Шулай ук бу өлкәдә  Татарстан районнарының эш тәҗрибәсе дә карап үтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International