Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәге карамагындагы балалар плакатлар конкурсында җиңгәннәр

2013 елның 8 ноябре, җомга
Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге  карамагындагы балалар плакатлар конкурсында катнашканнар. Әлеге бәйге "Русия социаль хезмәткәрләре һәм социаль педагоглары союзы" һәм Русия тынычлык фонды тарафыннан оештырылган булган.  Конкурс "Бөтендөнья хәерчелеккә каршы көрәш көне"нә багышланган.
Мәскәүгә нәни казанлылар кулы белән ясалган 8 плакат юлланган булган. Нәтиҗәдә, Евгений һәм Всеслав Ивайковларынң эшләре "Балалар хәерчелеккә каршы" дип исемләнгән номинациядә җиңүче дип табылган. Алар сертификатлар белән бүләкләнгәннәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International