"Гаилә" үзәгендә балаларыннан баш тартучы аналарны социаль кайгырту буенча семинар узды

2013 елның 8 ноябре, җомга
Бүген  Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  балаларыннан баш тартучы аналарны социаль кайгырту буенча чираттагы гамәли семинар узды. Семинарда республиканың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чара барышында 2 төркем эшләгән. Беренчесендә ведомствоара хезмәттәшлек  технологияләрен кертү һәм башкару, шулай ук хисаплауның тармак, республикакүләм һәм федераль үрнәкләрен тутыру сорауларын карап үткәннәр. Шулай ук ябык типтагы учреждениеләрдән чыккан һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр эшләре буенча да хисап төрләре тикшерелгән.
Икенче өлештә исә семинарда катнашучылар балаларыннан баш тартучы аналарны социаль кайгырту буенча ведомствоара хезмәттәшлек хакында сөйләшкәннәр. Биредә баш тарту очракларын киметү, баласын кабул итәргә дип кире уйлаган гаиләләрне социаль кайгырту һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алышу да оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International