Узган хисап атнасында республика предприятиеләрендә 1 хезмәткәр зыян күргән

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 2 нче ноябрьдән 8 нче ноябрьгә чаклы 1 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Ул очрак исә 8 ноябрьдә Түбән Камада урнашкан  «Камэнергостройпром» ҖЧҖдә була. Машина кузовына күперле кран ярдәмендә тимер-томыр төягән чакта тимерләр төялгән бадья урыннан күчеп китә һәм слесарь-төзекләндерүчене  кузовның арткы бортына китереп кыса.
Бу атна дәвамында үлем белән тәмамланган һәм төркемле бәхетсезлек  очраклары күзәтелмәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International