4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык һәм аның карамагындагы оешмалар чираттагы тапкыр «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» дигән Бөтенроссия акциясен уздырачак.
Акция көннәрендә Татарстан Республикасы стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар региональ үзәге белгечләре халык кулланган көнкүреш кан басымы тонометрларының чыгарылыш параметрларын контрольдә тоту өчен гражданнарны түләүсез кабул итәчәк. Җиһазларны тикшерү нәтиҗәләре буенча метрологлар тонометр күрсәткечләре турында нәтиҗә генә түгел, ә төзексезлекне бетерү буенча киңәшләр дә бирәчәк.
Быел Татарстанда акция биш шәһәрдә – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Чистайда узачак.
Татарстан Республикасында акция уздыру графигы >>.