Ел башыннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 13 меңнән артык татарстанлы республиканың медицина учреждениеләренә китерелгән, шул исәптән 11,5 меңгә якыны – диспансерлаштыруга.
Илтеп җиткерү федераль акчалар хисабына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта башкарыла. Өлкәннәрне социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата йөри.
Өлкән яшьтәге авыл кешеләрен илтү чаралары «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм аларның актив озак яшәве өчен шартлар тудыру. Профилактик медицина тикшерүләре авыруларны башлангыч этапларда ачыкларга ярдәм итә, бу дәвалауны оператив рәвештә башларга һәм авыр нәтиҗәләрне булдырмаска мөмкинлек бирә.