«Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр каникулларын файдалы итеп уздыра

2025 елның 28 марты, җомга

Түбән Кама районындагы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар хәрәкәте белән берлектә МХО зонасындагы сугышчылар өчен коры армия душы ясау практикумында катнаштылар.

Чара балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү кысаларында узды һәм балаларга илне саклаучыларны онытмауның һәм кирәкле ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген тагын бер тапкыр искә төшерергә тиеш иде.

Тәрбияче Татьяна Звягинцева белән бергә кызлар 585 комплект коры душ җыйдылар һәм аларны зур тартмаларга тутырдылар. Ярдәм тиздән МХО зонасына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International