«Изгелек» үзәгендә мастер-класс узды

2025 елның 28 марты, җомга

28 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен кәгазь көпшәләрдән эшләнмәләр үрү буенча мастер-класс үткәрелде.

Белгеч тал үрү техникасында эшләнгән эшләнмәләрне күрсәтте, эш эзлеклелеге белән таныштырды. Социаль хезмәтләр алучылар иҗат белән бик теләп шөгыльләнделәр, мондый эшнең кулларның вак моторикасын үстерү өчен генә түгел, хәтерне үстерү өчен дә файдалы булуын билгеләп үттеләр.

Чарада җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International