Ураза бәйрәме алдыннан Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарга бәйрәмгә әзерләнүдә ярдәм күрсәттеләр.
Социаль өлкә хезмәткәрләре өйләр җыештырдылар, бәйрәм табыны әзерләргә булыштылар. Алар социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котладылар, аларга нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иминлек теләделәр.