Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның интеллектуаль сәләтләрен ныгыту максатыннан, «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәрбияче Ирина Телицына төркемле дәрес үткәрде.
Интернат-йорт карамагындагылар 12 комплект «Юл билгеләре» пазлларын җыюда актив катнаштылар. Уен барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен, билгеләрнең мәгънәсен искә төшерделәр. Бер үк вакытта хәтерне, фикерләү сәләтен үстерделәр.