«Игелек кыл» проекты кысаларында Аксубай районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр, «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасы составына керүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән булган өлкән яшьтәге гражданнарга өйләрендә ярдәм күрсәттеләр. Балалар ишегалды территориясен чистартуда булыштылар, юлларны чистарттылар, участоктагы ярдәмче корылмаларга юл ачтылар.