Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәлак булган геройлар истәлегенә акция уздырылды.
Акциядә стационар төркем балалары һәм яшүсмерләре катнашты. Укытучылар белән бергә сугышчыларның батырлыклары турында шигырьләр һәм хикәяләр сөйләделәр, «Торналар» фильмыннан өзек карадылар, тынычлыкны һәм Ватан азатлыгын саклап калган геройларның рухларын чагылдырган ак торналар ясадылар.