Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды ВЭБ.РФ ярдәме белән «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсының өченче сезонын башлап җибәрә. Ул илнең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашуга кече һәм урта бизнес вәкилләре чакырыла, аларның компанияләре тотрыклы үсеш һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш.
Гаризалар идея.росконгресс.рф/brand платформасында 15 майга кадәр кабул ителә.