«Борынгы рецептларны яңарту» технологиясе – Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү юнәлешләренең берсе. Бу эшнең максаты – өйдә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәрнең һәм инвалидларның эмоциональ-психологик халәтен яхшырту. Чаралар төбәкнең кулинария традицияләрен торгызуга һәм аларны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Үзәк белгече социаль хезмәт алучылар белән өйдә истәлекләр дәресләре үткәрә. Өлкәннәр чараларда рәхәтләнеп катнашалар, уңай хис-кичерешләр алалар.