14 мартта Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәне Сәлимә Нәбиуллина үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аңа 104 яшь тулды.
Сәлимә Нәбиуллинны истәлекле дата белән котларга башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев һәм җирле ветераннар (пенсионерлар) оешмасы советы вәкилләре килде. Аңа шулай ук «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале тапшырылды.