Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Алсу Вахитова һәм Регина Фомина балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның элеккеге концлагерь тоткыны, хезмәт ветераны Валентина Еременкова белән очрашуын оештырдылар.
Игелекле эшләр эстафетасы бик җылы һәм дустанә атмосферада узды. Валентина Еременкова кырыс сугыш чоры, совет халкы өлешенә нинди сынаулар төшүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Ветераннар белән мондый очрашулар патриотлык, өлкән буынга хөрмәт тәрбияли.