Казанның өлкән яшьтәге гражданнарына 600дән артык вакансия тәкъдим итәчәкләр

2013 елның 8 ноябре, җомга
13 ноябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырачаклар. Ярминкәдә "Адонис", "Электроприбор Казан заводы" ААҖләре, "Казан төгәл машина төзү заводы" кебек оешмалар катнашачак.
Ярминкәгә килүчеләргә  инженер, мастер, бухгалтер,  троллейбус йөртүче, слесарь-төзекләндерүче, электр монтеры, штамплаучы, шәфкать туташы кебек белгечлекләр буенча 600 вакантлы эш урыны тәкъдим ителәчәк.
Чара Павлюхин урамы, 102 нче йорт адресы буенча иртәнге сәгать 9да уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International