Казанда инклюзив вакансияләр ярминкәсенә 300 дән артык кеше килде

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Бүген Казанда «Мега» сәүдә үзәгендә инклюзив вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада 300 дән артык кеше катнашты.

Вакансияләр ярминкәсенә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да килде. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән эш эзләүчеләрне эшкә урнаштыручы эш бирүчеләргә ярдәм чаралары, үз эшеңне ачу мөмкинлекләре һәм инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре эше турында сөйләде.

Чара кысаларында HR-экспертлар катнашында түгәрәк өстәл узды, анда инклюзив яллауның актуаль мәсьәләләре һәм инвалидлар белән эшләүгә яңа алымнар турында фикер алыштылар. Килүчеләр өчен эмоциональ халәтне яхшыртуга һәм стрессны киметүгә юнәлдерелгән тренинг оештырылды. Үзләренең көчле якларын һәм мәнфәгатьләрен билгеләү өчен, теләүчеләр һөнәри юнәлеш бирү уенында катнаша алдылар. Музыкаль концерт инклюзиянең һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең талантының мөһимлеген ассызыклады.

Шәһәрнең 13 предприятиесе һәм оешмасы меңгә якын вакансия тәкъдим иттеләр. Аларның 200дән артыгы инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен туры килә иде.

Вакансияләр ярминкәсе йомгаклары буенча 100 дән артык кеше әңгәмәгә чакыру алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International