2025 елда «Демография» милли проектына алмашка «Гаилә» һәм «Кадрлар» проектлары килде. Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, аталык, аналык һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге 3 нче эшче төркемнең бүгенге утырышы шушы яңа башлангычларга багышланды.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов «Гаилә» һәм «Кадрлар» милли проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук агымдагы елда федераль акчаларны үзләштерү турында сөйләде.