Татарстан яңа «Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды

2025 елның 11 марты, сишәмбе

2025 елда «Кадрлар» яңа милли проекты старт алды. Аның максаты – эш белән тәэмин итүгә өстәмә җәлеп итү нигезендә икътисадның кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү.

«Кадрлар» милли проекты дүрт федераль проектны үз эченә ала: «Хезмәт базары белән идарә итү», «Хезмәт базары өчен мәгариф», «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» һәм «Хезмәт кешесе».

Татарстан Республикасы – яңа милли проект чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашучы.

«Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проектының максаты илебез халкының эш белән тәэмин ителешен сыйфатлы һәм нәтиҗәле арттыру өчен механизмнар һәм кораллар булдырудан гыйбарәт. Моңа тиешле федераль финанслау каралган. Шулай ук кайбер күрсәткечләргә ирешергә кирәк: халыкның мәшгульлеген арттыру исәбенә кадрлар кытлыгын киметү, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүче гражданнарны эшкә урнаштыру вакытын кыскарту, һөнәри белем алган гражданнарның өлешен арттыру, мәгариф оешмаларын тәмамлаучыларның эшкә урнашу дәрәҗәсен арттыру, инвалидларны эшкә урнаштыручы эш урыннарын җиһазлау. Тагын бер мөһим күрсәткеч – эшче һөнәрләрен абруйлы дип санаучы гражданнар өлеше», – дип аңлата министр урынбасары Клара Таҗетдинова.

«Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында алдагы биш елга кадрлар ихтыяҗы фаразын формалаштыруга нигез салына. 2024 елда республика 2029 елга кадәр фаразны төзеде инде – бу вакытка мәшгуль татарстанлылар саны 61 мең кешегә артырга тиеш.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзер үк яшьләрне мәшгульлеккә җәлеп итү бик мөһим. Барыннан да элек, кадрлар ихтыяҗын каплау өчен, эш урыннарына көллият, техникум һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларны җәлеп итү карала. «Хезмәт базары өчен мәгариф» федераль проекты нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Биредә балаларны мәктәптән һөнәри белем бирү учреждениеләренә һәм эш бирүчегә кадәр маршрутлаштыру эше җайга салына.

Федераль проект шулай ук югары белем бирү учреждениеләрендә карьера үзәкләре, фәнни-мәгариф кластерлары булдыруны, мәгариф оешмаларының рейтинг системасын төзүне, һөнәри стандартларны актуальләштерүне, квалификацияләрне бәйсез бәяләүне, өлкәннәргә һөнәри белем бирүне күздә тота.

«Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында инвалидлар өчен эш урыннары җиһазлау, аерым категория гражданнарны, барыннан да элек, халыкның социаль яктан якланмаган катламнарын эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Шулай ук үзләренә башка төбәкләрдән эшчеләр җәлеп иткән предприятиеләр дә ярдәм алачак.

«Россия Федерациясенең башка субъектыннан яисә субъект эчендә 50 километр ераклыкта булган муниципаль берәмлектән җәлеп ителгән бер хезмәткәргә предприятиегә якынча 350,1 мең сум бүлеп бирелә», – дип билгеләп үтә Клара Таҗетдинова.

Моннан тыш, «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында яшьләр эшмәкәрлеген үстерүгә ярдәм итү, шул исәптән халыкны мәшгульлеккә җәлеп иткәндә методик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

«Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» дүртенче федераль проекты эшче белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

«Яшь татарстанлыларның эшче һөнәрләрен абруйлы һәм кирәкле дип санавы, аларны сайлап алуы бик мөһим», – ди министр урынбасары.

Инде берничә ел «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. Татарстан Республикасы икенче ел рәттән әлеге конкурсның федераль этабын уздыру мәйданчыгы булып тора. Узган ел республикада илдәге иң яхшы химик анализ лаборантын билгеләделәр, ә быел Татарстан конкурста «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә катнашучыларны кабул итәчәк.

2025 елда конкурс 20 номинация буенча узачак. Татарстан белгечләренең федераль этаплар кысаларында 14 номинациядә катнашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International