30 нчы октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының бераз артуы күзәтелә. Бер атна эчендә республикада эшсезләр саны 175 кә арткан. Татарстан буенча тулаем алганда 17921 кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 840 кеше эшсез калган. Аларның 583е - эштән азат ителгәннәр. 433 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 40 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.
Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе башкалада һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр. Казанда, мәсәлән, теркәлгән эшсезләр саны 3701 тәшкил итә. Яр Чаллыда исә мондыйлар 2572. Иң аз эшсезләр саны Актанышта – бары тик 29 кеше генә.