Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 39136 вакансия исәпләнә. 30 нчы октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 2080 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 19869 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзәндә дә күзәтелә. Биредә 5922, 2237, 1695 һәм 1639 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен иң авыр җирлекләр булып Мөслим, Саба һәм Алексеевск районнары исәпләнә. Аларда 16, 2 һәм 1 генә вакансия бар.