Татарстанда һәр эшсезгә 2 дән артык вакансия туры килә

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә.  30 нчы октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек  үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,87% тәшкил итә.

Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә барлыгы 17921  кеше исәпләнә. Һәр эшсезгә 2 дән артык  вакансия туры килә. Әлеге хисап атнасында эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39136 ны тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International