Татарстанның Яшел Үзән районында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат-йорт төзелә. Төзелеш барышы белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова танышты.
«Яңа бина 120 кешегә исәпләнгән. Проектны гамәлгә ашыру 26 өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче 60 гражданның яшәү шартын иркенәйтергә ярдәм итәчәк. 91 өстәмә эш урыны булдыру – һичшиксез плюс», – дип билгеләде министр.
Төзелеш-монтаж эшләре 40 % ка диярлек тәмамланган. Хәзерге вакытта фасадларны һәм түбәләрне эшләү төгәлләнә, шулай ук тышкы челтәрләр салу эшләре бара.
Ике катлы бинада изоляторлы кабул итү-карантин бүлеге, җитештерү бүлмәләре һәм аш бүлмәсе булган ашханә, торак бүлмәләр, административ һәм медицина блоклары каралган.