Мамадыш районында өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениесенә илтү дәвам итә

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина тикшерүе узу өчен медицина оешмаларына илтү эше дәвам итә. Әлеге чараларның төп максаты – өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту.

2025 ел башыннан районның медицина оешмаларына 78 кеше китерелгән. Илтеп җиткерү расланган график нигезендә башкарыла.

Авыл халкы аларга күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International