"Иҗат дөньясы" дип исемләнгән республика акциясендә 200 дән артык бала катнашкан

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Һәр елны Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге "Иҗат дөньясы" дип исемләнгән балалар бәйрәме уздыралар. Бу елны әлеге чарада республиканың Балык Бистәсе, Кукмара, Кама Тамагы, Саба, Питрәч, Алексеевск, Мамадыш, Чистай, Түбән Кама, Казанда урнашкан балалар өчен махсуслашкан учреждениеләрдә тәрбияләнүче 200 бала һәм Казанның аз тәэмин ителгән һәм күп балалалы гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр катнашкан. 
Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов балаларны сәламләгән. 
Чара кысаларында концерт программасы, тимераякта шуу, буйлы курчаклар белән истәлеккә фотосурәткә төшү һ.б. күңел ачу чаралары уздырылган. Уен мәйданчыклары да эшләгән: оригами стилендә открыткалар ясау, иҗади остаханәләр, аквагрим, һава шарларыннан уенчыклар ясау да булган биредә.
Балаларны уйнатырга, әлеге чараны тиешле дәрәҗәдә уздырырга "Казан әниләре" хәйрия оешмасы вәкилләре дә зур ярдәм күрсәткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International