Интернат-йортларда өлкәннәр вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ярма терапиясе буенча дәресләр уңышлы бара.

Шушы көннәрдә социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева 52 яшьлек Оксана Смолина белән дәрес үткәрде. Инсульттан соң бу кешенең тәненең сул ягы өлешчә параличланган. Татьяна Стригачева җитәкчелегендә ул картина ясады. Моның өчен карабодай һәм дөге ярмалары, фломастерлар кирәк булды.

Мондый шөгыльләр нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның үз-үзләренә ышанычы арта, кулларының вак моторикасы үсә, игътибар, хәтер яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International