«Гармония» үзәгендә актив озын гомерлелек принципларын кертәләр

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты һәм «актив озын гомер» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәрәкәт итүләре чикләнгән өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә.

Социаль эш буенча белгеч Инга Шәрипова социаль хезмәтләр алучылар белән өйдә даими рәвештә шахмат һәм шашка уеннары буенча дәресләр үткәрә. Уен терапиясе – өлкән яшьтәге кеше өчен файдалы ял. Өлкән яшьтәге кешеләргә, физик халәтләрен ныгыткан кебек, акыл эшчәнлегенә ярдәм итәргә кирәк.

Уеннар тискәре фикерләрдән һәм көнкүреш проблемаларыннан читкә юнәлтә, стресс дәрәҗәсен киметә һәм эмоциональ халәтне яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International