Министрлык «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрә

2025 елның 14 феврале, җомга

Туган тел традицияләрен торгызу һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүче талантлы балаларны ачыклау максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрә.

Конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге социаль приютларда тәрбияләнүчеләр катнаша ала.

Гаризалар 2025 елның 1 апреленнән 21 апреленә кадәр кабул ителә.

Шигырь укучылар конкурсын уздыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә алырга була: (843) 598-31-96 (өстәмә 739); Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 303 кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International