Шушы көннәрдә Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Законнар диңгезендә сезнең навигатор» белешмә-хокукый системасы белән эшләү буенча практикум узды. Чараның максаты – электрон хокукый системаларның мөмкинлекләре турында сөйләү.
Теоретик өлештә катнашучылар Интернетта хокукый тематика сайтларының күп булуын белделәр – бу шәхес, җәмгыять һәм дәүләт тормышында хокукның мөһимлеген чагылдыра. Алга таба «Консультант+» системасындагы практикум барышында социаль хезмәт алучылар эзләү системасында эшләү принципларын үзләштерделәр һәм кирәкле хокукый мәгълүматны табу күнекмәләре алдылар.
Катнашучылар заманча белешмә хокукый системалар кирәкле документны тиз һәм төгәл табу өчен күп мөмкинлекләр бирә, дигән нәтиҗә ясадылар.