22 гыйнварда Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте бүлекчәсе базасында ачык ишекләр көнендә катнашты.
Чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар очраша торган юридик, медицина һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә аерым игътибар бирелде. Инвалидлар социаль яклау идарәсе, сәламәтлек саклау идарәсе, социаль фонд, хокукый ярдәм үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге вәкилләреннән консультацияләр алдылар.