22 январь көнне Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидулина һәм Оксана Лямова менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен коймак пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чараның максаты катнашучыларны коймак пешерергә өйрәтү генә түгел, ә аралашу һәм үзара ярдәмләшү өчен урын булдыру иде.
Дәрес башланыр алдыннан мастер-класска әзерлек үткәрелде: уңайлы рецепт сайлап алынды, куркынычсыз эш урыны оештырылды. Дәрес барышында катнашучылар камыр өчен пропорцияләр турында белделәр, ингредиентларны дөрес болгатырга, табада пешерү техникасын өйрәнделәр.
Мастер-класс тәмамлангач, барысы да коймактан авыз итә алдылар. Катнашучыларның күбесе өйдә пешерүне дәвам итәргә теләк белдерде. Чара кулинария күнекмәләрен яхшыртуга гына түгел, ә дустанә атмосфера формалаштыруга һәм үз-үзеңә ышанычны арттыруга да ярдәм итте.