Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль хезмәт алучылар белән «Минем гаиләмдә хис-кичерешләр» темасына дәрес үткәрде.
Төрле хис-кичерешләр сурәтләнгән карточкаларны карап, ана һәм балигъ булмаган бала үзләре өчен ассоциацияләр тудырган һәм көндәлек тормышта булган вакыйгаларны искә төшергәннәрне сайлап алдылар. Фикер алышу барышында алар гаиләнең һәр әгъзасының хис-кичерешләренең гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә ничек йогынты ясавын күзәтә алдылар, шулай ук бер-берсен яхшырак аңлый алдылар.
Мондый дәресләр бергәләп авырлыкларны җиңәргә, гаиләдә таяныч һәм ярдәм табарга һәм мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итә.